Оборона министрлыгы Казанда модернизацияләнгән Ту-160М вертолеты очышын күрсәтте
(Казан, 6 февраль, «Татар-информ»). Россия Оборона министрлыгы Казанда модернизацияләнгән Ту-160М ракетоносецының беренче очышы кадрларын күрсәтте. Ролик ведомство битендә ютубта урнаштырылган.
«Штат режимында узган беренче очыш барышында яңартылган системалар һәм җиһазлар тикшерелде. Очыш 34 минут дәвам итте һәм 1500 метр биеклектә үтте», - диелә видео тасвирламасында.
«Татар-информ» элек «Туполев» ГАҖ филиалы -Горбунов исемендәге Казан авиация заводында модернизацияләнгән Ту-160М стратегик ракетоносецларын серияле җитештерүне башлап җибәргәнлекләрен хәбәр иткән иде.
Беренче модернизацияләнгән Ту-160Мны ноябрь ахырында сынауга җибәрделәр. РФ Оборона министрлыгы беренче яңа ракетоносецны 2021 ел азагында алачак.