Казанда яшел үсентеләр реестры барлыкка киләчәк
(Казан, 3 февраль, «Татар-информ»). Казанда шәһәр халкы өчен ачык булачак яшел үсентеләр реестры барлыкка килә. Бу хакта мэриядә узган эшлекле дүшәмбе вакытында Татарстан башкаласының административ комиссияләре эшчәнлеген оештыру идарәсе башлыгы Артур Мөхәммәтшин хәбәр итте.
«Бу уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру этапларының берсе», – дип искәртте докладчы.
Яшел үсентеләр координаторлары электрон картага төшереләчәк. Ресурс төзекләндерү элементларының сакланышын һәм тиешле тәртиптә тотылуын тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк, дип ышана шәһәр хакимияте. «Әлеге системадан төзекләндерү предприятиеләре, идарәче компанияләр, район администрацияләре, шәһәрне яшелләндерүче подрядчылар актив файдаланачак», – диде ТР башкаласы мэры Илсур Метшин. Казанның Генераль планы барлык яшел зоналарны төгәл беркетте, әмма реестр тагын да җентеклерәк документ булачак, дип өстәде шәһәр башлыгы.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек Казан тирәли 3,3 мең гектар мәйданлы урман-парк яшеллеген булдыру турындагы материалларны ТР Дәүләт Советы президиумына җибәрәчәген хәбәр иткән иде.