Илкүләм проектлар буенча дәүләт сатып алуларында хокук бозулар ачыкланды
(Казан, 3 февраль, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). 2019 елда федераль антимонополия хезмәтенең Татарстан идарәсе илкүләм проектлар буенча дәүләт сатып алуларының яртысында хокук бозуларны ачыклаган. Бу хакта Федераль антимонополия хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары вазифаларын башкаручы Алмаз Яфизов сөйләде.
«Монополиягә каршы орган тарафыннан 2019 елда илкүләм проектлар кысаларында үткәрелә торган 320 сатып алу тикшерелде. Мониторинг барышында 169 сатып алуда җитешсезлекләр ачыкланды. Тәртип бозулар өлеше 47 процент тәшкил итте», - диде спикер.
Яфизов сүзләренчә, төп хокук бозулар «Демография», «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары», «Цифрлы икътисад», «Мәдәният», «Кече һәм урта эшмәкәрлек», «Магистраль инфраструктураны киңәйтүнең комплекслы планы» илкүләм проектлары буенча булган.
«Әлеге илкүләм проектлар буенча 100 процент хокук бозу ачыкланды. Ягъни сатып алулар анализланган икән, аларда җитешсезлекләр ачыкланды», - дип аңлатты ТР буенча Федераль антимонополия хезмәте җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкаручы.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның 2018 елның 7 маендагы указында каралган илкүләм проектлар Россиядә 2019 ел башыннан бирле гамәлгә ашырыла.