Биология фәннәре докторы: Җиләк-җимеш аша коронавирус йоктырып булмый
(Казан, 1 февраль, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Коронавирус бары тик һава-тамчы юлы белән һәм авыру хайван яки кеше белән элемтә булганда тарала, шуңа күрә җиләк-җимеш һәм яшелчәләр аша йоктыру мөмкин түгел диярлек. Бу хакта Андрей Кузьминга интервьюда вирусолог һәм биология фәннәре докторы Альберт Ризванов сөйләде.
«Вирус һава-тамчы юлы белән һәм кешеләр белән аралашу вакытында тарала. Шуңа күрә шул ук банан аша авыру аңа төчкергән очракта гына йоктырырга мөмкин», — диде биолог.
Хәзерге вирусның табигый резервуары — хайваннар, ә үсемлекләрдә ул исән калырга сәләтле түгел.
Альберт Ризван белән әңгәмәне тулысынча sntat.ru сайтында укырга мөмкин. Видеоны YouTube та «Татар-информ» каналында күреп була. Телевизион версияне «Интервью без галстука с Андреем Кузьминым» программасында шимбә, 18.30 сәгатьтә һәм якшәмбе, 13.30 сәгатьтә карап булачак.