Оренбург өлкәсендә эшләүче журналист Фирүзә Әпсәләмова мактаулы исемгә лаек булды
(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ»). «Татарстан–Яңа гасыр» телеканалының Оренбург өлкәсендәге үз хәбәрчесе Фирүзә Әпсәләмова мактаулы исемгә лаек булды. Аңа Татарстанның басма һәм массакүләм коммуникацияләр атказанган хезмәткәре исеме бирелде. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Мактаулы бүләкне аңа Казанда «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының йомгаклау җыелышында Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров тапшырды.
«Фирүзә Әпсәләмова — татар җанлы, бу тормышта үз һөнәренең бар ачысын да, төчесен дә күргән чын журналист. Ул инде озак еллар дәвамында Оренбург өлкәсендәге татар тормышын, андагы проблемалар, уңышлар, зар-моңнар турында яктырта. Фирүзә әзерләгән репортажлар „Яңа гасыр“ каналы аша даими күрсәтелеп тора. Фирүзә Әпсәләмова — „Татарстан–Яңа гасыр“ телеканалының Оренбург өлкәсендәге үз хәбәрчесе», диелә бу хәбәрдә.