Путин: Интернет баланың чын тормышын алмаштырмыйча, аны тулыландырырга гына тиеш
(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Балаларга файда китерә торган контент булдыру мөһим, әмма интернет мөмкинлекләре «көне-төне интернетта утырып» чын тормышны алмаштырырга тиеш түгел, ә бары тик аны тулыландырырга гына тиеш. Әлеге фикерне Россия Президенты Владимир Путин Мәскәүдә Манежда узган еллык матбугат конференциясендә әйтте. «Кешелек һәрвакыт үсештә, балалар һәрвакыт әти-әниләренә караганда яхшырак һәм акыллырак. Хәзер бит белем бирү уеннарга нигезләнгән. Әлбәттә, сез әйткән мөмкинлекләр кулланылырга тиеш»... Читать дальше...