Яшел Үзәннең «Форпост» үзәге республикада иң яхшысы дип табылды
(Яшел Үзән, 12 декабрь, «Татар-информ», « Яшел Үзән »). Казанның Ленин исемендәге мәдәният сараенда ел саен үткәрелә торган яшьләр оешмаларының йомгаклау слеты узды. Анда 2021 ел эше нәтиҗәләре буенча Яшел Үзәннең «Форпост» үзәге Татарстанның иң яхшы яшьләр үзәге дип табылды. Яшел Үзәннең «Форпост» үзәге 1 дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.