Милли китапханә үсештә үзенчәлеге булган балаларның ата-аналары өчен лекция оештыра
(Казан, 6 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан Милли китапханәсендә 16 сентябрь көнне үсештә үзенчәлеге булган балаларның ата-аналар өчен лекция оештыралар. Китапханәнең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ата-аналарны психолог һәм педагоглар белән очрашуга чакыралар. Чара 18:30 сәгатьтә башлана. Ралинә Вәлиева — психолог һәм педагог, үсештә үзенчәлеге булган балаларга өстәмә белем бирү өлкәсендә эшли. Ул ата-аналар көн саен кичерә торган борчылу, кыенлыклар белән көрәшү буенча файдалы киңәшләр бирә. Читать дальше...