Әдәби Сабантуйның җиңүчесе билгеле булды
(Арча районы, 27 август, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Арчада узган Әдәби Сабан туенда Әлмәт шәһәреннән Сиринә Мифтахова беренче урын алды. «Мин җиңәргә тиеш идем. Чөнки ныклап әзерләндем, бүгенге көнне күптән көттем. Әдәби марафонга шигыремне соңгы көндә генә җибәргән идем. Бәйгегә үтүче 24 кеше арасына кердем. Бик бәхетлемен», — дип уртаклашты җиңүче «Татар-информ» хәбәрчесе белән. Икенче урынны тумышы белән Кама тамагыннан булган Нурсәнә Хөсәенова, өченчене — Балык Бистәсе районыннан Зәлинә исемле катнашучы алды. Читать дальше...