Полицейскийлар төнлә Түбән Камада күмәкләп сугышкан кешеләрне эзли
(Казан, 22 август, «Татар-информ», Павел Климчак). Кичә Түбән Камада Рифкать Гайнуллин урамындагы бер торак йорт каршында берничә кеше күмәкләшеп сугышкан. Урынга килгән тәртип сакчылары низагта унга якын кеше катнашуын ачыклаган. «Хәзерге вакытта Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсе хезмәткәрләре низагта катнашучыларны ачыклау буенча оператив-эзләү чаралары үткәрә. Зыян күрүчеләрдән гариза килмәгән», — дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән.