Казанда өч кеше ковидка прививкадан соң хастаханәгә аллергия белән мөрәҗәгать иткән
(Казан, 14 июль, «Татар-информ», Эвелина Киселева). 7нче Казан клиник хастаханәсенең аллергология һәм иммунология үзәгенә яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинациядән соң аллергия реакциясе булган өч кеше мөрәҗәгать иткән. Бу хакта вакцинация турында турыдан-туры эфирда үзәк җитәкчесе Гүзәл Закирова сөйләде. «Хәзер безнең аллергология бүлегендә вакцинадан соңгы реакция белән килгән өч пациент бар » , - диде ул. Аларның беренчесе поллинозның кискен стадиясендә прививка ясаткан, аның чүп үләннәренә... Читать дальше...