Татарстанда исерек хәлдәге ана кызларын мунча алдына бикләп тотып тәрбияләгән
(Казан, 13 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Тикшерүчеләр фаразлавынча, республиканың Актаныш районындагы авылларның берсендә исерек хәлдәге 39 яшьлек хатын-кыз 7 һәм 13 яшьлек ике кызын сәгать ярымнан артык мунча алдында бикләп тоткан. Ул балаларын шул рәвешле тәрбияләргә уйлаган. Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий шул хакта хәбәр итте. Хатын-кызга карата «Балигъ булмаган баланы законсыз төстә ирегеннән мәхрүм итү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Читать дальше...