Самара өлкәсенең Иске Ярмәк авылында Бәдия Йосыпова шәхси музей ачкан
(Казан, 23 июнь, «Татар-информ»). Самара өлкәсенең Иске Ярмәк авылында Бәдия Йосыпованың шәхси музее эшли. Социаль тернәкләнү бүлегенә йөрүчеләр еш кына экскурсияләр оештырып, аның өендәге музейга бара. Бу турыда «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә. Анда музей хуҗасының әтисе Мусин Хәлилдән сакланып калган тарихи экспонатлар, халкыбызның мәдәниятен, бүгенгесен һәм узганын чагылдырган материаллар тупланган. 1931 елгы, 1941 елгы район газеталары җыентыгы, шул чорларның документлары, фронттан хатлар... Читать дальше...