Ульяновск укытучысының татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту омтылышы бәяләнгән
(Казан, 7 апрель, «Татар-информ»). Казанда ана теле һәм әдәбият укытучылары мастер-классларының «Туган тел» дип исемләнгән Бөтенроссия конкурсы тәмамланды. Жюри әгъзалары Большие Ключищеның В.Н.Каштанкин исемендәге урта мәктәбе укытучысы Венера Шарипованың туган телебезне яратуын һәм үсеп килүче буында татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту омтылышын билгеләп үткән. Конкурста катнашучы педагоглар мастер-класслар күрсәтү белән генә чикләнмичә, уку-укыту технологиясе буенча тәҗрибә дә уртаклашкан. Бу турыда «Өмет» газетасы хәбәр итә. Читать дальше...