Хөкүмәт коронавируска каршы прививка ясатканда ял тәкъдим итү турында киңәш бирмәгән
(Казан, 4 март, «Татар-информ», Диләрә Галиева). Татарстан Хөкүмәте республика оешмаларына коронавируска каршы прививка ясаткан хезмәткәрләргә ял тәкъдим итү турында киңәш бирмәгән. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова брифингта хәбәр иткәнчә, Татарстан компанияләре һәм дәүләт органнары бу очракта ял бирү-бирмәү мәсьәләсен үзләре хәл итәргә хокуклы. «Бу җәһәттән без бернинди киңәш тә бирмәдек. Эш бирүче мондый карарны үзе кабул итә ала. Без барысын да мәҗбүр итә алмыйбыз, моның бернинди мәгънәсе дә юк. Читать дальше...