Казан чүп җыю һәм эшкәртү буенча Россиядә үрнәк шәһәр дип күрсәтелергә мөмкин
(Казан, 24 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Казан мэры Илсур Метшин халыкара стандартларга туры китереп чүп җыю һәм эшкәртү буенча Казандагы эшне сынау проекты итеп күрсәтергә тәкъдим итте. Илсур Метшин шәһәр думасы сессиясе утырышында чүпне аерып җыю һәм эшкәртә башлауны мөһим мәсьәлә булуын әйтте. «Без чүпне аерып җыюны булдыруда зур юл уздык. Рөстәм Нургалиевич, сезнең ярдәм белән Казанда чүп җыю һәм эшкәртү, халыкара стандартларга нигезләнеп, Россиядә беренче сынау проекты була алыр иде. Читать дальше...