Режиссёр Айдар Җаббаров Буада «Тәүбә» спектаклен чыгарды
(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Айдар Җаббаров Буада «Тәүбә» спектаклен чыгарды. Кичә премьера «Буа Раштуа» театр фестивале кысаларында тамашачыга һәм театр тәнкыйтьчеләренә тәкъдим ителде. «Тәүбә» — язучы һәм журналист Искәндәр Сираҗи прозасы буенча куелган драма әсәре. Әсәргә театр белгече Нияз Игъламов игътибар иткән. Ул аның тәкъдиме буенча Буа театрында үткән театр лабораториясе программасына кертелгән, эскиз эшләнгән. Соңрак әсәргә яшь режиссер Айдар Җаббаров алынган. Читать дальше...