Быел «Манзара» спорт-музыкаль премиясендә өч төбәктән 20 көрәшче катнашачак
(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ», Энҗе Габдуллина). 16 гыйнвар көнне цирк бинасында узачак «Манзара» спорт-музыкаль премиясендә өч төбәктән 20 көрәшче катнашачак. Бу хакта «Манзара» премиясенә багышланган матбугат конференциясендә чараның продюсеры Айдар Шәймәрданов хәбәр итте. 16 гыйнвар көнне цирк бинасында «Манзара» спорт-музыкаль премиясен тапшыру чарасы узачак. «Манзара» да 130 кг га кадәр булган егермегә якын көрәшче бил алышачак. Алар — Татарстан, Башкортстан, Удмуртиянең иң көчле көрәшчеләре. Читать дальше...