Теләченең Сабантуй уза торган мәйданында намаз йорты ачылды.
(Казан, 10 июль, «Татар-информ», «Теләче», Эльмира Котдусова). 10 июльдәТеләченең Сабантуй уза торган мәйдан биләмәсендә намаз йорты ачылды. Бу хакта район газетасы яза. «Без районның эшләренә бәрәкәт, куаныч булсын өчен һәм дә намаз укучы кардәшләребезгә уңайлык өчен намаз йорты эшләдек. Бу изге эштә катнашкан һәр кешегә, район җитәкчесе Нәҗип Хаҗиповка олы рәхмәтлебез», -диде районның баш мөхтәсибе, республиканың Төньяк төбәге казые Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев.