Тольятти шәһәре татар милли-мәдәни автономиясенең башкарма мөдире Зөлфия Сәйфулла кызы ГАЛИХАНОВАга!
Хөрмәтле Зөлфия ханым! Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбрик итәбез. Тольятти шәһәре татарлары алдында күрсәткән хезмәтләрегезне югары бәялибез. Исәнлек-саулык, кояштай озын гомер, җан тынычлыгы телибез. Язлардай ямьле, җәйләрдәй матур, көзләрдәй мул тормышта яшәгез! И.Г.Шәкүров, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.