Казандагы мәхкәмә журналист Алсу Кормашеваны яклаган плакаты өчен Искәндәр Ясәвиевка кабат штраф салган
"Алсу Кормашева — журналист, ә җинаятьче түгел" плакаты өчен Ясәвиевка Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе 15 мең сум штраф салган иде инде. Социолог моны Югары мәхкәмәгә шикаять иткәч, карар гамәлдән чыгарылып яңадан карауга җибәрелгән иде. Ясәвиевка мәхкәмә бу юлы да кабат 15 мең сум штраф салган.