Башкортстанда журналист һәм активист Ольга Комлеваны "экстремизмда" гаеплиләр
Аны кичә янәсе шаһит буларак сорау алырга китергәннәр, соңрак "экстремист оешма эшчәнлеген оештыруда" гаепләү белдергәннәр. Ольга Комлева RusNews өчен аерым алганда Баймакта быел гыйнварда узган протест чараларын яктырткан иде. Шулай ук ул Уфадагы Навальный штабы волонтеры иде.