Өч көнгә сузылган буранда Татарстан юлларында сигез кеше һәлак булган
Шул ук вакытта Татарстанда янә давыл кисәтүе игълан ителде. Бүген төнлә буран чыгачак, ә җилнең тизлеге секундына 25 метрга кадәр җитәчәк. Машина йөртүчеләрне сак булырга, сәфәрләрен кичектереп торырга чакыралар.