Кырымда диверсия эше уңаеннан тоткарланучы ток белән җәзалану турында белдерде
Асан Ахтемов адвокатына тоткарланганнан соң колакларына ток үткәргечләре беркетеп җәзалауларын, үтерү белән янаганнарын сөйләгән. Нәтиҗәдә аңа хокук сакчылары таләп иткән күрсәтмәләрне бирергә туры килгән.