Башкортстанның Сибай шәһәрендә Зәки Вәлиди бюсты юкка чыккан
(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ»). Башкортстанда Сибай шәһәрендә постаменттан Әхмәт-Зәки Вәлидинең бюсты юкка чыкты. Бу хакта «Снег» басмасы хәбәр итә. Вәлиди сынының, аның исеме һәм хезмәтләре турында язылган такта юкка чыгуына бүген иртән җирле халык игътибар иткән. «Барысы да сынның ни өчен юкка чыгуына гаҗәпләнә», — диде шаһитларның берсе. Сибай администрациясендә басмага бюст һәм һәйкәлнең башка металл детальләре реставрациягә җибәрелгән, дип сөйләделәр. Яңартылганнан соң аларны урынына кайтарачаклар. Сибайда Вәлиди сыны 2000 елда элеккеге бизнесмен һәм медиамагнат, хәзер Башкортстан Премьер-министры Андрей Назаров инициативасы белән куелган. Әхмәт Зәки Вәлиди (1890-1970) — хәрби-сәяси эшлекле, 1917-1920 елларда башкорт милли-азатлык хәрәкәте лидеры, тарихчы, көнчыгыш телләре белгече-тюрколог һәм публицист.