Башкортстанда янгын куркынычы булу сәбәпле, бер авылдан кешеләрне эвакуациялиләр
(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). Башкортстанда янгын куркынычы сәбәпле, Гәле авылында яшәүчеләрне эвакуациялиләр, дип хәбәр итте «Башинформ» Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча идарәсенең матбугат хезмәтенә сылтама белән.
«Җил көчәю нәтиҗәсендә Баймак — Сибай юлы аша янгын күчкән. Иминлек максатларында юл вакытлыча ябылган, ЮХИДИ хезмәткәрләре урында транспорт хәрәкәте тәртибен тәэмин итә. Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре ярдәмендә Гәле авылыннан Баймак шәһәренә 16 кеше (шул исәптән 9 кеше автобус белән, җидесе шәхси транспортта) вакытлыча күчерелгән. Зыян күрүчеләр юк», — дип хәбәр иткәннәр ведомствода.
Гражданнарның калган милеген полиция постлары саклаячак, дип хәбәр ителә. Хәзерге вакытта Баймак районында янгынны сүндерү дәвам итә, диелә хәбәрдә.