Башкортстанда Сибай драма театры артисты Арсен Шәйхисламов вафат
(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ»). Башкортстанда Мөбәрәков исемендәге Сибай драма театрында эшләүче Башкортстанның атказанган артисты Арсен Шәйхисламов 44 яшендә вафат булды. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.
Ул коронавирус авыруыннан үлмәгән, дип ассызыклана хәбәрдә.
Арсен Шәйхисламов спектакльләрдә дә уйнаган, шәһәр һәм республика чараларында алып баручы булып та эшләгән.