Казанга Мисырдан туристлар белән чираттагы самолет кайтты
Әлеге илдә Татарстаннан 569 кеше кала.
Кичә Казан халыкара аэропортына Мисырдан туристлар белән чраттагы рейс кайтты, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.
«КатэкАвиа» компаниясенең КТК-9726 рейсы Мәскәү вакыты белән 15.41тә төшкән. Ул Шарм-эль-Шейхтан 289 пассажирны алып кайткан, шул исәптән 73 баланы. Әлеге авиарейс белән кайткан кешеләрнең 120се Самара, тагын 11е Ульянвскига киткән. Мисырдан чираттагы һава судносы бүген 23.30 төшәр дип планлаштырыла. «КатэкАвиа» компаниясенең КТК-9626 рейсы Хургададан Казанга туристлар алып кайта. Очышлар тыелганнан бирле Мисыр Гарәп Республикасыннын Татарстанга 3382 кеше, шул исәптән 857 бала белән 15 рейс кайткан. 13 самолет "Казан" халыкара аэропорты, ә икесе "Бигеш"кә төшкән. Туристлык буенча ТР дәүләт комитеты мәгълүматлары буенча, хәзер Мисырда Татарстанан 569 кеше кала.
(«Татар-информ»)