Самарадан татар балалары Беренче каналдагы тапшыруда катнашкан
(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). Самарадан Сабир Мөхәммәтҗанов һәм Лиза Шереметьева Беренче каналда Максим Галкинның «Лучше всех» тапшыруында катнашкан.
Тапшыру 28 ноябрьдә Мәскәү вакыты белән 19 сәгать 30 минутта эфирга чыгачак, диелгән «Самара татарлары» сайтындагы хәбәрдә.
Сабир Мөхәммәтҗанов һәм Елизавета Шереметьева Самара шәһәренең «СКА» бию спорт клубында шөгыльләнә, диелә хәбәрдә.