Сызрань шәһәренең җәмигъ мәчете төзелешен төгәлләр өчен акча җыялар
(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). Сызрань шәһәренең җәмигъ мәчете төзелешендә гөмбәзәләрне металл белән тышлау эше бара. Алга таба эшне дәвам итү өчен халыкның ярдәме кирәк, ди «Сызрань Җәмигъ мәчете» җирле мөселман дини оешмасының өлкән имамы Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев. Бу хакта Самара татарлары сайты яза.
«Бу төзелештә катнашу һәр мөселман өчен саваплы гамәл. Әлеге изге эшкә бирелгән һәр сум Сызрань шәһәренең җәмигъ мәчете төзелешен тизрәк тәмамларга ярдәм итәчәк", - диде хәзрәт.