Самара өлкәсендә «Халкым минем» XIII иҗат фестивале җиңүчеләре ачыкланды
(Казан, 11 апрель, «Татар-информ»). Самара өлкәсенең төньяк-көнчыгышында, Урал таулары итәгендә бөтен Россиягә танылган Гали авылы җәелеп ята. Үткән атнада аның Мәдәният йортында «Халкым минем» XIII иҗат фестивале җиңүчеләрен ачыкладылар.
Бу чара татар милли иҗатын үстерү, талантлы җырчыларны ачыклау, милли гореф-гадәтләрне саклау, традицион татар милли мәдәниятен һәм заманча иҗатын популярлаштыру, балалар һәм яшүсмерләрне сәнгатькә җәлеп итү, өлкән буын кешеләренең социаль һәм иҗтимагый активлыгын озайту максатында уздырыла. Бу турыда "Самара татарлары" сайтында хәбәр ителә.
«Халкым минем» иҗат фестивале Гали авылында 13нче тапкыр оештырылды. Быел ул Самара губернасының 170 еллыгына һәм кешенең космоска очуының 60 еллык юбилеена багышланган иде.
Фестивальдә катнашу өчен Гали авылына Самара өлкәсеннән генә түгел, күрше төбәкләрдән дә бик күп үзешчән артистлар җыела. Быел да монда Самарадан, Кинель-Черкасстан, Камышлы, Кошки районнарыннан, Оренбург өлкәсенең Әсәкәй һәм Татарстанның Чирмешән районнарыннан килгән милләттәшләребез очрашты.
Чакырылган мөхтәрәм кунаклар — Самара өлкәсенең «Туган тел» татар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Ильяс Шәкүров, өлкә татар тарихын өйрәнү иҗтимагый җәмгыяте җитәкчесе Шамил Галимов, Похвистнево районы башлыгының икътисад һәм финанс буенча урынбасары Мөдәррис Мамышев һәм Гали авылы җирлеге башлыгы Идрис Муллабаевның сәламләү сүзләреннән соң, концерт тамашасы башланып китте.
Артистларның иң яше — бүгенге фестивальдә үз номинациясендә беренче урынны яулаган алты яшьлек Әминә Хәбибуллина, ә иң олысы — тиздән 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтәргә җыенучы Әсхәт ага Гарифуллин иде (икесе дә Галидә яшиләр).
Гадәттәгечә, иң беренче булып, бәйрәмне оештыручы хуҗалар чыгыш ясады. Рәсүл Кәлимуллин, Искәндәр Латыйпов һәм Руфия Асылгәрәева «Нәфис сүз» номинациясендә 2 һәм 3 урыннарны яулады. «Бердәмлек» газетасының штаттан тыш хәбәрчесе Саимә апа Морзаханова сүзләренә язылган «Гали авылым» җыры Наилә һәм Камилә Хәсәновалар башкаруында тамашачылар тарафыннан аеруча яратып кабул ителде. Бу дуэт өченче урынга лаек булды.