Самараның яшь скрипкачысы Илназ Нуриев берьюлы ике конкурста җиңү яулады
(Казан, 29 февраль , «Татар-информ»). Самара өлкәсенең Похвистнево Балалар сәнгать мәктәбенең яшь скрипкачысы Илназ Нуриев берьюлы ике конкурста җиңү яулады. Бу хакта Самара татарлары сайтында хәбәр ителә.
21 февральдә Самара шәһәрендә «XXI гасыр маэстросы» яшь башкаручылар төбәк конкурсында Илназ 1 дәрәҗә лауреат булды.
Нуриев шулай ук балалар сәнгать мәктәбе, балалар музыка мәктәбе укучыларының һөнәри осталык төбәк смотр-конкурсында ул беренче урынны алды. Бәйге, «START*PROFI*ART» музыкаль сәнгать өлкәсендә һөнәри белем бирү программалары буенча федераль дәүләт таләпләрен тормышка ашыру кысаларында, шулай ук Самара шәһәрендә узды.
Бу уңыш — Илназның үзенең, аның укытучысы Карпова Татьяна Петровна һәм концертмейстер Ильметова Марина Геннадьевнаның уртак хезмәте нәтиҗәсе, диелә әлеге хәбәрдә..