Үзбәкстан Самарада хуҗа булмакчы: Аксак Тимергә борынгы татар җирендә һәйкәл кирәкме?
«Татар халкы суелып калган җирдә Үзбәкстан хакимияте хуҗа булырга тели» Һәйкәл куюга конкурс турында Үзбәкстан Министрлар Кабинетының карары чыкты. Монумент моделен сайлаганнан соң, проект 2024 елга кадәр Россия Тышкы эшләр министрлыгы һәм Мәдәният министрлыгы белән бергә тормышка ашырылырга тиеш. Хәбәр таралудан соң, барлык Татарстан тарихчылары аякка басты. Татарларның элекке җире — хәзерге Самара өлкәсендә йөз меңнән артык татар халкы ятып, суелып калган җирдә Үзбәкстан хакимияте үз каһарманына һәйкәл куйдырып, хуҗа булырга тели әллә? Читать дальше...