Россия коръән-хафизлары командасы Каһирәдә Коръән укучылар конкурсында катнаша
(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ»). Шимбә көнне, 11 декабрьдә Каһирәдә XXVIII Халыкара Коръән уку конкурсы башланды. Быел бәйге дөньяда иң танылган Коръән укучы Мөхәммәд Сиддик Әл-Миншауи хөрмәтенә аталган. Конкурс Мисыр Гарәп Республикасы президенты Абдел Фәттах әс-Сиси химаясында уза һәм 15 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Россиянең хафизлар командасын Каһирә шәһәренә РФ мөселманнары Диния нәзарәте җибәргән. Катнашучылар арасында Рязань өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте вәкиле имам Әслиддин Сатторов һәм Дагыстаннан Усман Зулпухаргаджиев бар. Читать дальше...