Россиядә уку елын ике атнага озайтырга тәкъдим иттеләр
Россия Иҗтимагый палатасы сәркатибе урынбасары Владислав Гриб мәктәп укучылары өчен иҗади һәм фәннән тыш дәресләр уздыру өчен уку елын ике атнага озайтырга кирәк, дип белдергән. Бу хакта «Газета.Ру»сайты яза.
«Июньнең беренче ике атнасын билгеләр өчен түгел, ә уку елы дәвамында вакыт җитми калган иҗади дәресләр өчен «бишенче чирек» итү яхшы булыр иде. Бу төрле дәресләр – иҗади, креатив, робототехника, сәнгать һәм музыка иҗаты була ала», – дигән Владислав Гриб.
Аның сүзләренчә «бишенче иҗади чирек» мәктәп укучылары өчен мөһим, чөнки уку елы дәвамында аларга фәннән тыш дәресләргә вакыт җитми.