Алабугага Россиянең төрле почмагыннан туристлар килә башлады
(Казан, 2 август, «Татар-информ»). Шушы көннәрдә Алабугага Пермь һәм Пермь крае, Түбән Новгород, Екатеринбург, Санкт-Петербург, Геленджик, Краснодар крае һәм Кырым Республикасыннан туристлар белән берьюлы дүрт теплоход килеп туктады. Бу хакта «Новая Кама» газетасы яза.
Теплоход бортында 586 кеше килгән. Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы хезмәткәрләре кунакларны чәкчәк белән каршы алган. Кунаклар теплоходтан төшеп өлгермәде, Алабуга табигатенә бәя бирделәр. Башка туристлар шәһәрдә кайдадыр чәкчәк сатып алырга мөмкинме дип кызыксынган, ә кайберләре причал янында су сатып алырга урын юк дип зарланган.
Очрашудан соң кунаклар экскурсиягә китте. Туристлар өчен бай эчтәлекле программа әзерләнгән иде. Алар И. И. Шишкин музей-йортында, М.И.Цветаева йортында, В.М.Бехтерев исемендәге медицина музеенда, Н.А.Дурова музей-утарында, сәнгать салонында, шулай ук музей кофейнясында булды.
Туристлык сезоны быел гадәттәгедән соңрак башланды. Алабугага беренче теплоход 24 июньдә килде. Хәзерге вакытта Алабугада туристлар белән 23 теплоход килгән.
Гомумән алганда, бу елда Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы 75 судно каршы алырга планлаштыра.