Укытучы Гөлназ Максимова беренче татарча балалар фотоальбомы чыгарган
(Казан, 21 июль, «Татар-информ», Зәринә Хуҗина). Татар теле, әдәбияты һәм инглиз теле укытучысы Гөлназ Максимова беренче татарча балалар фотоальбомы чыгарган. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.
Фотоальбомда, балачак фотоларыннан тыш, үзе, әти-әнисе турында мәгълүмат та бар.
«Альбомны чыгару идеясе күптәннән бар иде. Берәр милли әйбер булдырасым килде. Минем максат — безнең татар милләтен заманчарак күрсәтү. Альбом балама кечкенәдән үк милли тәрбия бирәчәк. Ул аннан татарча укырга өйрәнеп, киләчәктә татарча сөйләшер дип уйлыйм», — ди автор.
«Башта үзем уйладым да, аннан соң әниемә күрсәттем. Ул татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Аның белән эчлеген киңәшләшеп эшләдек. Ирем дә хуплады. Калганын инде дизайнер белән икәү эшләп бетердек», — дип уртаклашты ул.
Гөлназ Максимова альбомның дизайнын ясату өчен милли җанлы дизайнер тапканын да сөйләде. «Дизайнер Рамил Шәрәфиев Пермь якларыннан. Мәскәүдә эшләп кайтты, хәзерге вакытта Казанда яши. Ул иптәш кызымның ире», — ди ул.
Гөлназ альбомны сатып алырга теләүчеләр шактый булуын әйтте. «Шушы проект турында игълан иткәч, минем адреска бик күп матур, җылы сүзләр килде. Мин кешеләргә фотоальбомның ошавын, аның кирәкле булуына инандым», — ди ул.