Пензада татар халкы тарихы һәм мәдәниятенә багышланган остаханә булды
(Казан, 1 март, «Татар-информ»). «Пенза өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе»ндә «Тарихи һәм мәдәни мирасны өйрәнү: мәкаләләр һәм проектлар язуга җәлеп итү аша яшь буынны тәрбияләү» темасына остаханә үткәрелде.
Әлеге чара Пенза өлкәсе территориясендә дә, шулай ук Россиянең башка төбәкләрендә яшәүче халыкларның туган телен, мәдәни һәм тарихи мирасын саклау мәсьәләләренә игътибарны җәлеп итү максатыннан үткәрелде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Студентлар һәм укучылар алдында туган якны өйрәнүче, «Пенза крае тарихы» китаплары авторы Рәшит Алюшев чыгыш ясады. Ул туган як тарихын тикшеренү һәм эзләү эшчәнлеге юлының мөһимлеге турында сөйләде.
Әлеге чара Пенза өлкәсе Хөкүмәтенең грант ярдәме белән уздырыла.