Пенза өлкәсе Диния нәзарәте балалар өчен Коръән курслары уздыра
(Казан, 10 август, «Татар-информ»). Пенза өлкәсенең Октябрьское авылындагы мәчеттә балалар өчен Коръән курслары башланды.
Пенза өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте хәбәр иткәнчә, курсларда егермеләп бала әхлак, иман, әдәп, гакыйдә, фикх, сира нигезләренә өйрәнә.
Шулай ук укучыларга гарәп телен, мөселман этикасын һәм башка файдалы дисциплиналар өйрәтәчәкләр.