Другие новости Оренбурга и Оренбургской области на этот час
Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


<
>

Ураза вакытында җырларга ярыймы?

Ураза вакытында җырларга ярыймы?

Дилә Нигъмәтуллина: Тоткан уразаларыбыз кабул булсын! Концертлар биргән вакытта уразага керми идем. Шулай да былтыр хәйрия концертында чыгыш ясадым, бик авыр булды жырлавы, чыннан да организм, тавыш өчен зур сынау бу. Аннан алдагы көндә дустым Альбина Апанаеваның туган көн табынында, бик нык кыстасалар да, баш тартып, сәхәрдә ныклап ашармын әле дип җиңелчә генә тукланган идем. Икенче көнне иртән йоклап калганбыз да, ашап булмады, су йоттым да уразага кердем, кабаланып чыгып киттем. Нияз Җәләлов белән Алексеевскига хәйрия концертына юл тоттык, ул да уразада иде. Кайтырга чыккач Ниязга: «Һай, бүтән түзә алмыйм, бер тәүлек диярлек ашамаган килеш мин», — дигәч, юлда тукталып тамак ялгап алдык. Былтыргы Рамазан ае менә шулай истә калды. Татарстанның атказанган артисткасы Гөлшат Имамиева: Организмнар төрле, уразаны һәркем үзенчә кичерә. Бу вакытта җырлауны чикләргә кирәк дип санамыйм. Беркөнне оркестрга кушылып җырладым, Казан филармониясенең бер төркем егет-кызлары музыкаль спектакльдә дә уйнадык. Без, артистлар, эш белән мавыгып, онытылып йөрибез. Иң күңеллесе концерттан соң яки тамаша барышында бергәләшеп ифтар ясау. Ураза тотучыга Аллаһы Тәгалә ярдәмен бирә, һәркемгә фарыз иткән, димәк, тотыйммы-юкмы дигән уй булырга тиеш түгел. Без шундый сынауларга да түзә алмагач, ахирәттә тәмуг утлары булса ничек түзәрбез соң? Әлбәттә, кеше үз хәлен марафончы кебек ахыргача җитәрлек итеп көйли белергә тиеш. Ураза кешене күңелен сафландырырга, сабырлыкка, башкалар белән яхшы мөнәсәбәтләрдә булырга өнди. Кеше энергияне юк-барга сарыф итмәскә, ачу сакламаска, үз-үзеңне камилләштерергә өйрәнә. Татарстанның халык артисты Фердинанд Фәтхи: Мин уразада, шөкер. Апрель аенда балалар өчен ике концерт әзерләдем. Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның шигырьләренә иҗат ителгән җырларны башкардым, шигырьләрен сөйләдем. Ураза тотуның тавыш өчен зыянын күрмәдем. Уразада Аллаһы Тәгалә рәхмәтен сала, ярдәме зур. Су эчеп кенә тавыш булмый ул, булган тавыш та югалмый. Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты, профессор Венера Ганиева: Укучыларым арасында ураза тотучылар бар. Алар хәлсез, кәефләре төшенкерәк, чөнки дискомфорт кичерәләр. Җырлау читтән карап торганда гына җиңел эш кебек. Дәрес вакытында төрле күнекмәләр ясыйбыз, тирән итеп сулыш алулар, җырлау эмоциональ һәм физик яктан шактый көч таләп итә. Ураза тоткан укучыларыма карап аларны кызганып та куям, алар өчен зур стресс бу, югары ноталарны алырга кирәк булганда җиренә җиткереп башкара алмыйлар. Бу вакытта гадәти туклану һәм йокы режимы бозыла. Алар авыз кибүләргә түзәргә, йокы килү белән көрәшергә мәҗбүр. Бу һәркемнең үз ихтыярында, киңәш бирә алмыйм, шулай да укымаган, җырламаган вакытта тотсалар, кулайрак булыр иде. Опера җырчыларына ураза тоту катгый тыела, чөнки бу аеруча авыр хезмәт, сәламәтлеккә зыян килергә мөмкин. Намазга басу, ураза тоту өчен бар яктан да әзер булу кирәк. Миңа күптәннән тәкъдим итәләр, әлегә бу гамәлләрне башкару өчен үземдә өлгергәнлек тоймыйм. Һәркемнең үз яшәү рәвеше, якын иткән шөгыльләре була, мәсәлән мин һәр иртә һәм кич җәяү йөрергә чыгам. Нинди генә һава торышы булуга карамастан, өч чакрым араны узам. Велосипедта да йөрергә яратам.  Фирдүс Тямаев, Татарстанның атказанган артисты: Уразаны мәктәп елларыннан бирле тотам. Аллаһы Тәгалә тарафыннан безгә бирелгән бүләк — иң матур, иң изге ай Рамазан ае. Ураза тоту һәр мөселманга тиеш гамәл. Төркемемдә алты кеше тотабыз. Быел ураза вакытында 17 көн концерт бирдек, Оренбург өлкәсе Абдулинода хәтта ике сеанс концерт эшләдек. Анда вакыт буенча ике сәгатькә аерма да бар әле. Концерт барышында сәхнә артында авыз ачкан чакта кисәк башлар әйләнеп китә инде, ләкин барысы да тәртип, тавышка, сәламәтлеккә бер зыянын да күрмим. Киресенчә, ураза вакытында өйдә ятсам эч поша, «мүкләнәсең» димме, гастрольләрдә вакыт та тиз уза. Бу концертларда тамашачылар бик күп итеп сый-нигъмәтләр китергәннәр иде, өстәлләребез сыгылып торды, барысына да чын күңелдән рәхмәтләремне җиткерәм. Чөнки кайбер төбәкләрдә һаман да кафеларның эшчәнлеге тыелган, ашау мәсьәләсен хәл итү кыенга туры килер иде. Рамазан аенда килеп чыккан проблемалар да ничектер үзеннән-үзе чишелеп куя, могҗизага тиң шаккатмалы хәлләр була. Мондый мисаллар Аллаһының кодрәте киңлегенә ышанмаган җирдән ышандыра, әлбәттә. Ураза тоту бигрәк тә минем шикелле кызу канлы, хисле кешеләр өчен файдалы, күп нәрсәләрдән тыелып торасың, тормышның асылы турында тукталып уйланасың. Ризыкның, суның нинди зур нигъмәт икәнен искә төшерә, кадерен белергә өйрәтә. Менә хәзерге вакытта авыз ачарга әзерләнеп, күчтәнәч итеп китерелгән балыклардан аш пешерергә җыенабыз. Балалар бездән үрнәк ала, шуңа күрә Рамазан аен һәрвакыт барлык шартына туры китереп үткәрә алсак иде. Гает көнендә балаларга күп итеп бүләкләр өләшергә кирәк, безнең кебек үк алар да  кечкенәдән нинди зур бәйрәм икәнен күреп үссен. Әниләрдә ифтар уздырдык, үзебездә дә үткәрергә җыенабыз. Безнең гаиләдә Яңа елны да болай зурлап каршы алган юк, дини бәйрәмебезне бик көтеп алабыз, ныклап әзерләнәбез. Теләкләрне дә дөрес итеп тели белергә кирәк — байлыкның әзергә-бәзер күктән төшкәнен көтеп ятмаска, ә иман байлыгы, тормыш алып бару өчен сәламәтлек, якыннарыңның исәнлеген, иминлек, шайтаннардан саклауны сорау зарур. Айгөл Рәхимова: Ураза тотам, бер көнен дә калдырганым юк. 20 көнгә концертка да чыккан бар. Кайчан иртән башым бераз әйләнеп куярга мөмкин, хәл юк дип әйтә алмыйм, тавышка йогынтысы юк. Җырлаганда авырлыкларны тоймадым.  «Фәридә-Алсу» дуэтыннан Фәридә Әхмәтшина: Апрель ае без эшләгән Казан филармониясендә премьералар ае булды. Көн саен репетицияләр, бик жаваплы эш көннәре нәкъ ураза вакытына туры килде. Ләкин Алланың рәхмәте белән җиңел узды. Әлбәттә, эчке дөнья бераз салмаклана, һәрнәрсәгә сабырлык белән карыйсың. Көн дәвамында кирәк булганда дәрт тә уянып китә, балалар өчен музыкаль спектакльдә Фея ролен башкарганда шуны сиздем (мин анда бии-бии җырлыйм). Без яшь бит әле! Авырлыкны сиздермибез. Шунысы куандыра, кичкә таба ифтар вакыты җиткәч табыннар әзерләп, кемдер җимеш юа, кемдер бәлеш өләшә, чәйләр әзерләп хезмәттәшләрем белән бергәләшеп авыз ачабыз. Ничек шундый коллективта тавыш яңгырамасын инде! Алланың биргәненә шөкер.  «Фәридә-Алсу» дуэтыннан Алсу Сөнгатуллина: Ураза тотабыз, Аллага шөкер. Бик күп репетицияләрдә катнаштык, көненә ике концерт куйган көннәр дә булды. Аллаһы Тәгалә булыша, зыян килүләр булмады, киресенчә, үземдә җиңеллек тойдым. Кеше чыдам бит ул, эчке көчләр уяна, тавыш тагын да яхшыра кебек. Җырчыларга чыгыш алдыннан ашарга ярамый дип тә әйтәләр бит әле. Көн ахырына су эчәсе дә килә, хәл бетеп киткән кебек була, ләкин үзеңне кулга аласың да, тагын да күбрәк дәрман килә. Барысы да тәртип, шөкер, ураза тотканда югарыдан ниндидер көч булыша дип саныйм. Гөлназ Гарифҗанова: Уразаны өченче ел рәттән тотам. Беренче елны кыенрак иде, вакытларын белми идем, онытылып китеп су эчкән чаклар да булды. Хәзер күңел үзеннән-үзе шуңа тартыла, башкалардан үрнәк алып өйрәндем, ияләштем. Рамазан аенда сөйләмеңә игътибар итәсең, киемнәрнең дә тыйнаграгын сайлыйсың, холыкны төзәтү өчен бик мөһим. Ураза тотуның кеше организмы өчен зур сынау икәнлеге белән килешәм. Мин Башкортстанда уздырылучы «Яңа моң» проектында катнашам, ул ураза тоту чорына туры килде. Җырлавы авыр булды, су эчәсе килә, хәтер начарлана, су җитмәгәнлектән бит тиресе дә бозыла. Дин ягыннан караганда бөтенләй сәхнәдә җырларга ярамый, хәрам гамәл санала, нәшидләр, догалар гына рөхсәт ителә. Ләкин һөнәрем шушы булгач, икесенең берсен сайлый алмыйм, параллель рәвештә алып барырга тырышам.   Алсу Галләмова, Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең табиб-оториноларингологы, фониатр:  Җырчыларның ураза тоту мәсьәләсенә безнең һөнәр ияләре иң беренче чиратта медицина күзлегеннән карый, әлбәттә. Моны һәркем үзе хәл итәргә хокуклы, тыя алмыйбыз, әмма әлеге процессларга бәйле барлык мәгълүматны җиткерергә бурычлыбыз. Аеруча җитди чыгышлар көтелгәндә тавышка андый өстәмә авырлыклар ясаудан сакланырга киңәш итәбез. Элек эшчәнлегебездә тавыш ярылары дигән сүзтезмә кулланылса, хәзер аларны тавыш бөрмәләре дип атыйбыз. Тавыш бөрмәләре гел яхшы хәлдә булсын өчен тавыш гигиенасын төгәл үтәргә кирәк — дөрес тукланырга, артыгы белән көч китермәскә. Җырчыларга чыгыш ясарга 1, 5 сәгать кала ашарга ярамый, чөнки җырлаган вакытта диафрагма хәрәкәтләнә. Көне буе су эчмәгәнлектән тавыш бөрмәләре кибеп, үзара тоташмау күренешенә китерергә мөмкин. Ябыгу максатыннан тотылган диеталар да шундый нәтиҗәгә китерә ала, организмга аксым җитәрлек күләмдә керергә тиеш.

Читайте на 123ru.net

Другие проекты от 123ru.net



Архангельск

В Архангельской области деятельность по сбору вторсырья получит новые механизмы для развития



Мир

Отдых во имя открытий




Українські новини

Охорона і Безпека це ОіБ: замовляй охорону в Києві та Харькові



Новости 24 часа

Российские ученые первыми создали средство, способное вылечить болезнь Бехтерева



Game News

Для мобильного шутера Nebula Rangers проходит бета-тест на Android



Оренбург

​Пункты для тестирования бойцов СВО для участия в программе «Время героев» начали открывать в России



News Every Day

Paige Spiranac puts on busty display in plunging top as she lists the ‘things that drive me crazy’



Блоги

Врач-гигиенист сети клиник «Мегастом» Ольга Жидких: как правильно ухаживать на полостью рта и зубов



Оренбург

Около 12 тыс. жителей Оренбургской области остаются без газа из-за паводка



Сергей Прокофьев

Мариинский театр исполнил оперу Прокофьева в честь дня рождения композитора



Оренбург

На благоустроенной улице Советской в Оренбурге срочно латают дыры



WTA

Вторая ракетка Казахстана опустилась в чемпионской гонке WTA



Оренбург

Расплата за расточительство! ФК «Оренбург» на домашнем поле уступил ФК «Динамо» (Москва) – 1:2



Сбер

Сбер подарил Орлу умный светомузыкальный фонтан



Симферополь

Жители Марий Эл с мая смогут дистанционно оформить ипотеку на жилье в Крыму 



Оренбург

В Мордовии пройдёт IX Интеллектуальная олимпиада ПФО среди студентов



Оренбургская область

Глава МЧС России Александр Куренков и Губернатор Оренбургской области Денис Паслер на вертолете облетели территории Орска, пострадавшие от весеннего половодья



Москва

«Регионы России – инвестиционный рай для коворкингов»: экспертное мнение Сергея Потанина, основателя сети коворкингов BLOKS



Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Оренбурга — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Оренбурга или других населённых пунктов Оренбургской области мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Оренбурге можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа в Оренбурге и Оренбургской области






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Оренбурга и Оренбургской области. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Оренбурга — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в Оренбургской области
Оренбургская область

Станцию водоподготовки реконструируют в Изобильненском округе





Путин в Оренбургской области
Оренбургская область

Глава МЧС доложил Владимиру Путину о паводковой обстановке в Оренбургской, Курганской и Тюменской областях


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Лукашенко: на территории Польши и Прибалтики готовят атаки на восток




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Захарова: встречи по продвижению "формулы Зеленского" дают Киеву чувство вседозволенности


Навальный в Оренбургской области


Здоровье в Оренбургской области


Частные объявления в Оренбурге, в Оренбургской области и в России






Загрузка...

Загрузка...



Шапка

Шапки женские вязаные на Wildberries, 2024 — новый цвет от 392 руб. (модель 466)



Оренбург

Зарема Салихова назвала провалом для "Спартака" ничью с ЦСКА

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net