Другие новости Нурлата и Татарстана на этот час
Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


<
>

«Сорау үзебезгә!» Укучылар татар теленнән ник имтихан бирмиләр?

«Сорау үзебезгә!» Укучылар татар теленнән ник имтихан бирмиләр?

Татарстанның җиде районында 9 нчы сыйныфны тәмамлаган укучыларның берсе дә төп дәүләт имтиханы итеп татар телен сайламаган. 11 нче сыйныфтан соң татар теленнән Бердәм дәүләт имтиханы тапшыру турында әйткән дә юк – андый укучы быел Татарстаннан берәү генә.

Милли мәгариф мәсьәләләре турында «Адымнар» күп телле мәктәбендә «Татарстан Республикасында милли мәгарифне үстерү» республикакүләм форумында сөйләштеләр.

«Бик җайсыз холыклы хәзер әти-әниләр»

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов милли мәгариф өчен борчылуын яшермәде.

– Республикадагы татар балаларының дүрттән бере генә туган телендә белем ала. Бу әле – министрлыктан килгән саннар гына. Чынбарлыкта әле ул саннар тагы да эч пошырырлык булырга мөмкин. Сезнең, укытучыларның, мәгариф бүлекләре, мәктәп җитәкчеләренең, уку-укыту буенча урынбасарларының ни дәрәҗәдә татар җанлы булуы мәктәптә татар телен укытуның эчтәлегенә искиткеч зур йогынты ясый.

Җаваплылыкны арттыру максатыннан берничә сан әйтәм: республикабызның җиде районында 9 нчы сыйныфны тәмамлаган бер генә бала да татар теленнән имтихан бирмәгән. Югыйсә, 1 нче сыйныфтан алып 9 нчы сыйныфка кадәр, кимендә, икешәр сәгать татар теле укытылган бит аларга, – дип гаҗәпләнде Марат Әхмәтов.

Болар – Апас, Буа, Югары Ослан, Алабуга, Кама Тамагы, Менделеевск, Тәтеш районнары.

Минзәлә, Чистай, Ютазы, Нурлат районнарында да татар теленнән имтихан тапшыручылар саны аз. Алдынгылар исәбендә – Кукмара, Балтач, Чүпрәле, Әлки районнары.

Ул бүген әти-әниләр белән мөнәсәбәтләр дә кискенрәк булуын ассызыклады.

– Бик җайсыз холыклы хәзер әти-әниләр: бөтен җаваплылыкны бакчалар, мәктәпләр өстенә салып куйдылар да, гел таләп итеп кенә торалар. Андый җайсыз холыклы әти-әниләр белән эшләгәндә, әлбәттә, бакча, мәктәп бер гаилә була алмый. Бу, үз чиратында, күп кенә проблемалар тудыра.

Татар теле язмышына килсәк тә, балама ник кирәк дип, рухи ихтыяҗ тоймыйча, матди ихтыяҗ белән генә яши торган әти-әниләр булганда, шул ук вакытта мәктәп җитәкчесе дә татар җанлы булмаса, ул татар теле укытучысы нишләргә тиеш? Аның хәлен аңлап була! Хезмәтенә зур ихтыяҗ тоймый икән, нишләргә кирәк? Безгә бик күп мәсьәләләрдә бу мөнәсәбәтләрне җайга салырга кирәк иде. Татар теле укытучыларыннан башка телебез язмышын күз алдына китерә алмыйм, – дип мөрәҗәгать итте Марат Әхмәтов татар теле укытучыларына.

Аның сүзләренчә, «урыннарда татар җанлы район хакимият җитәкчеләре, татар җанлы мәгариф идарәләре җитәкчеләре, аларның мәктәпләргә татар җанлы җитәкчеләр куюы да бик кирәк».

– Милли мәгариф – телебез, милләтебезнең төп умыртка баганасы. Бердәм, зур гаилә булсак, милләтебезне саклап кала алачакбыз. Безнең татар язмышы – гомерлек көрәш, ләкин ул халык – дәүләтле халык. Телебез белән горурланырга хакыбыз бар. Ул – бай, хөрмәткә һәм үстерүгә лаеклы тел. Без уртак хезмәттә. Без – сезнең иң якын булышчыларыгыз, – ди Марат Әхмәтов. Аның бу сүзләреннән соң, һичшиксез, милли мәгариф хезмәткәрләренең җанына җылы кергәндер...

«Әйдәгез, татар теленнән төп имтихан бирәбез, син бирә алачаксың», – дисә, ул бала сайлап алмыймы?!»

Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закированың чыгышы берникадәр укытучыларның үзләренә дә шелтә рәвешендә яңгырады. Баланың имтихан өчен татар телен сайлау белән кызыксынмавында аларның да азмы-күпме гаебе бар, дигән фикер туды.

– Туган телдән дәүләт йомгаклау аттестациясен уздыру мәсьәләсе Дәүләт Думасы дәрәҗәсендә яңадан күтәрелде. Канун нигезендә, чыгарылыш сыйныф укучыларына туган тел һәм әдәбият фәннәреннән имтихан тапшыру, 9 нчы сыйныфтан соң төп фәннәрдән туган телдә сынау узу мөмкинлеге бирелә. Республикада моның өчен шартлар тудырылган.

Кызганыч, татар телендә төп дәүләт имтиханын бирүчеләр юк дәрәҗәсендә, гәрчә ел саен 8 фәннән имтиханнарга әзерләнү өчен биремнәр һәм имтихан материаллары татарчага тәрҗемә ителә. Никадәр укытучының хезмәтен суга салабыз! Балаларыбызны татар телендә имтихан бирү өчен әзерләмибез.

Быел ана теленнән төп дәүләт имтиханын 1367 бала сайлады, шуларның 1262 – татар теленнән. Моннан тыш, укучылар чуваш (70), удмурт (21), мари (14) телләреннән имтихан бирделәр. Кукмара, Балтач, Чүпрәле, Әлки, Актаныш районы укытучыларына, имтиханнан курыкмыйча, балаларны әйдәп әзерләгәннәре өчен аеруча зур рәхмәт!

Апас, Буа, Алабуга, Кама Тамагы, Менделеевск, Югары Ослан районнары имтиханның бар икәнен дә белми калды, ахры. Тәтеш районында бары тик чуваш теленнән имтихан бирүчеләр булды. Бу районда татар телен өйрәнми мени балалар?!

Бала 9 нчы сыйныфка күчкәнче, 8 нче сыйныфтан ук кайсы фәннәрдән имтихан бирәсе билгеләнеп куела. Әгәр 7-8 нче сыйныфта бала белән әзерлек эше алып барыла икән, нәтиҗәсе башка булачак. Бигрәк тә барлык фәннәрне дә «5»кә бирә алмый торган балалар турында сүз бара, алар бит бары тик, имтиханны бирә алмам, дип кенә фәнне сайламыйлар. Әгәр укытучысы «әйдәле, татар теле, әдәбиятын бергәләп өйрәник, син бит сайлап аласың» дисә, укучы бүген атнага бер генә укытыла торган географияне сайлап алырмы икән соң? Әллә татар телен сайлармы? Бу бигрәк тә авыл, районнарга кагыла. Бүген күпме бала география сайлый! Аны җиңел дип белеп сайлый бит ул. Географиягә караганда баланың татар телен белү дәрәҗәсе бит күпкә көчлерәк. Нигә без шушы мөмкинчелекне кулланмыйбыз?! Әгәр шул мөмкинлектән файдаланып, «әйдәгез, татар теленнән төп имтихан бирәбез, син бирә алачаксың» дисә, ул бала сайлап алмыймы?!

Сез бу сорауга җавапны миңа караганда яхшырак беләсез, чөнки бүген 9 нчы сыйныфтан соң, югары уку йортларына керә алмый торган балалар көллиятләргә баралар, ә һәрбер көллияттә аттестатның уртача билгесе роль уйный. Шушы бәйгедән үтә алмый торган балалар барысы да 10-11 нче сыйныфларга кала. Безнең бүген 10 сыйныфка я бик көчле – югары уку йортларына керергә атлыгып торган балалар, я көллиятләргә керә алмыйча, конкурстан төшеп калган балалар килә. Бөтен кешегә дә «5»легә уку сәләте бирелмәгән, әмма ул баланы көллияттә һөнәргә өйрәтеп була бит. Безнең бүген ничә көллияттә татар телендә һөнәр өйрәнелә, шушы һөнәрләргә өйрәнсен өчен баланы әзерләп булмыймы соң? Әлбәттә, бу – безнең балаларга тел өйрәтүнең бер ысулы. Шуннан отышлы файдалансак иде, – дип мөрәҗәгать итте министр урынбасары.

Шул ук вакытта, ул «туган тел» буенча имтихан нәтиҗәләре бер генә уку йортында да керү сынавы буларак кабул ителмәвен искәртте.

– Сынаулар исемлеге Россия Фән һәм югары белем министрлыгы боерыгы белән расланган. Без әлеге исемлеккә «туган тел» фәнен кертүне сорап мөрәҗәгать иттек. Җавапта, уку йортлары өстәмә эчке имтихан буларак сынау куя ала, дип күрсәтелде. Бу – чишелеш түгел, билгеле, шуңа күрә алга таба да бу юнәлештә эшләячәкбез, – диде Минзәлия Закирова.

«Татар теле һәм әдәбияты дәресләренең югары дәрәҗәдә укытылуын сорыйм»

Минзәлия Закирова мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбияты дәресләренең югары дәрәҗәдә укытылуын сорады.

– Һәр мәктәптә тиешенчә эш оештырылса иде. Мәктәпләрдә кимендә ике сәгать татар теле һәм әдәбияты укытылу – безнең өстә. Моны карар итеп кабул итүне сорар идем. Урыннарда дөрес эш планнары оештырылып, татар теле һәм әдәбияты дәресләренең югары дәрәҗәдә укытылуын сорыйм. Туган тел укытылмаган бер мәктәп тә калырга тиеш түгел. Әзерлекле укытучыларыбыз да, уку әсбаплары да бар, – ди ул.

Милли мәгарифтә кемнәр алдынгы, кемнәр артта кала?

Минзәлия Закирова татар телле мәктәпләр эшендә алдынгы һәм артта калган районнарны атады. Узган уку елында татар телендә белем бирү күрсәткече республикада 24 процент тәшкил иткән, тәрбия сыйныфларын кушсаң, ул 50 процентка җитә.

– 2021-2022 уку елында 629 татар мәктәбе эшләде, шуларның 118е – филиал. Аларда 80 меңгә якын бала укый. Әйдәп баручылардан Азнакай, Актаныш, Мөслим, Саба, Арча, Балтач, Теләче районнары. Шул ук вакытта, Әлмәт, Зәй, Түбән Кама, Чистай, Чаллы шәһәрләрендә бу юнәлештә активлашу сорала. Нурлат, Питрәч районнарында туган телдә тәрбия һәм белем бирүгә игътибар көннән-көн кими. Лениногорск, Менделеевск, Югары Ослан районнары чын мәгънәсендә борчу тудыра.

Соңгы вакытта рус телендә белем бирүче мәктәпләрдә татар телендә тәрбия сыйныфлары ачу тенденциягә әверелде, тик бу – саламга ябышуга тиң, үзебезне дә, ата-аналарны да алдау, милләтнең тамырына кайнар су кою түгелме?! Бу мәсьәләгә битараф булмасак иде, – дип мөрәҗәгать итте ул.

Министр урынбасары балалар бакчаларына да тукталды. 100 меңнән артык (100 864) татар баласы бакчага йөри. Районнардан алынган мәгълүмат буенча, аларның 56,3 проценты (56 782 ) туган телдә белем һәм тәрбия ала. Бакчаларда милли тәрбиягә салкын караш Югары Ослан, Менделеевск районнарында күзәтелә. Аксубай, Яшел Үзән, Минзәлә, Чистай, Ютазы районнарында активлык сорала. Әйдәп баручылар буларак Актаныш, Апас, Балтач, Биектау, Кайбыч, Мөслим районнары аталды.

– Соңгы өч елда гына да республикада 75 балалар бакчасы төзелде. Бу бакчаларда туган телдә белем һәм тәрбия өчен шартлар тудырылдымы, татар төркемнәре тупландымы, тиешле кадрлар булдырылдымы? Сорау үзебезгә!!!

Балалар бакчаларында татар төркемнәренең статусын саклау һәм тиешле дәрәҗәдә эш оештыру бары бездән тора. Катнаш төркемнәр – күз буяу гына! Билгеле, беренче чиратта, әти-әниләр белән эшне дөрес оештыру зур урын ала. Бигрәк тә, бу район үзәкләренә һәм шәһәрләргә кагыла, – дип басым ясады ул.

Форумда берничә белем бирү оешмасы мөдирләре чыгыш ясады. Марат Әхмәтов катнашу форсатыннан файдаланып, алай проблема күтәрүчеләр булмады. Казан шәһәренең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе директоры Рамил Гайнуллиннан Марат Әхмәтов «нинди ярдәм кирәк» дип сорагач та, «безгә барысы да җитә» дип җавап кайтарды.

Самара шәһәренең аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче «Яктылык» мәктәбе директоры Радик Газизов туган телгә кызыксыну уятуда мәктәп һәм гаиләнең үзара бәйләнеше турында сөйләде.

– Татар теле 1 нче сыйныфтан укытыла, 2-11 нче сыйныфларда телне барлык балалар өч сәгать исәбеннән өйрәнә. Татар әдәбияты һәм татар халкы тарихы дәрес буларак укытыла. Балалар бакчасында өч яшьтән балалар татар телен өйрәнә. Әйтергә кирәк: бүген күп кенә әти-әниләр, БДИ тапшырасы бар дип, балаларын туган телне өйрәнүдән мәхрүм итәләр. Ә татар телен камил белгән балалар бездә рус теле һәм әдәбиятыннан 100 балл җыялар, – ди Радик Газизов.

Минзәлия Закирова аны мактап, безнекеләрне дә шушы үрнәктә эшләргә өндәде.

– Татар телендә белем алган балалар рус теленнән 100 балл җыйган! Аңлыйсызмы? Без, мәктәпләрдә Татарстан тарихын өйрәнергә сәгатьләр саны юк, дибез. Күпме җитәкче шуны сәбәп итеп куя! Самарада саф татар телендә фәннәр укытыла, һәм бу балалар 100 баллга бирәләр! Бу мәктәпкә керергә чират тора ата-аналар! – диде.

«Татар телен белүнең файдасын күрсәткән исемлек кирәк»

Ата-аналар исеменнән Айсылу Лерон чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, татар классларында да төрле мотивацияле ата-аналар бар. Милләткә, телгә битараф булганнары да очрый. Андыйларны Айсылу махсус исемлек белән кызыктырырга кирәк, дигән фикердә. «Татарча белгән баланың өстенлекләрен, татарча белүнең файдасын күрсәтеп төзелгән исемлек белән ата-аналарны кызыктырыйк, шунда алар да «туктале...» дип уйланырлар, бәлки», – диде ул.

«Татар теленнән имтихан биреп, кая керә ул бала?»

РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы Милләтләр эшләре буенча комитеты рәисенең беренче урынбасары, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Илдар Гыйльметдинов та сүз сорады.

– Иң зур игътибар балалар бакчаларына кирәк. Иң нечкә урыныбыз ул. Ике телле тәрбиячеләр балаларга кызык иттереп, уен, әкият, мультфильм формасында баланы кызыксындырса, ата-анасы белән эшләсәк, мәктәптә аннан соң укыту җиңелрәк булачак. Безнең яһүди дусларыбызның бөтен укыту программалары нәни балаларга юнәлдерелгән. Биш яшькә кадәр балалар 3-4 телне үзләштерә ала, алар шундый программалар белән эшли, – дип мисалга китерде.

Илдар Гыйльметдинов, бүгенге законнар нигезендә, мәктәптә нинди телдә, нинди программалар нигезендә укытуны мәктәп үзе раслаганын искәртте.

– Ата-аналарның да мәктәпнең укыту программаларын сайлап алуда бер катнашы да юк. Якынча тәкъдим ителгән укыту программаларын алсак, башлангыч класслар өчен бишесенең өчесендә туган телләр күрсәтелгән, урта мәктәптә алты укыту программасының яртысында туган телдә укыту программалары күрсәтелгән. Барысы да үзебездән тора. Каядыр сылтарга юк. Мәгариф системасы җитәкчелеге, мәктәп директорларының теләгеннән бик күп нәтиҗә килә, – дип ассызыклады.

Аның фикеренчә, техникумнарда, югары уку йортларында да татарча укытырга беркем комачау итми.

– Техникум-училищелар бар, татар телен анда ничек укытабыз? Укытабызмы, гомумән? Чынлап торып системалы рәвештә бу эш барамы? Техникумда һәрберсендә укыту төрлечә. Кем комачаулык итә шул техникумнарда, ресурс үзәкләрендә татарча укытырга? Беркем комачауламый. Үзебездән генә тора. Ә анда бик күп балабыз укый – 55 процент.

Югары уку йортларында татарча ниндидер дәресләр бармы? Кемнең кызыксынганы бар? Кем комачаулык итә вузлар белән эшләргә? Бернинди каршылык юк, ләкин без моның белән шөгыльләнмибез, – ди Илдар Гыйльметдинов.

Минзәлия Закирова бик ачынып сөйләгән имтихан темасына да тукталды ул. «11 нче класста ник бала татар теленнән имтихан бирми, дигән сорау туа. Ә ул аны биреп, кая керә? Шуңа бирми дә ул аны», – диюе булды, зал да дәррәү алкышлар белән хуплады.

Дәүләт Думасы депутаты Татарстанда татар теленнән сынау нәтиҗәләре азмы-күпме роль уйнаган өч кенә вуз булганын искәртте. КФУның филология институты, Яр Чаллыдагы педагогик институт, Казан мәдәният институтында бер бүлек.

– Барысы да, берьюлы биш вузга гариза биреп булсын өчен, җәмгыять белемен тапшыра. Берсенә алмасалар, икенчесенә барып карыйлар. Безгә шушы проблеманы хәл итәргә кирәк, аннары имтихан бирдерү турында уйларга була, – диде. Залдан кабат «менә молодец» дигән сүзләр ишетелде.

Илдар Гыйльметдинов сүзләренчә, Россиядә 24 тел – укыту системасында, 57 тел предмет буларак өйрәтелә.

– Тел соңгы вакытта сәяси мәсьәләгә әйләнеп китте. Федераль үзәктә кечкенә генә мәсьәләләрне хәл итү дә шуның кадәр кыен. Кызганыч, федераль үзәктә мәгариф системасында милли мәгарифне аңлаган кешеләр юк дәрәҗәсендә. Шуңа яшермим: безгә бергәләп күп кенә мәсьәләләрне йөри-йөри, аңлата-аңлата, Кремльгә кадәр барып җитәрлек хәлдә эшләргә туры килә, – диде ул.

Читайте на 123ru.net

Другие проекты от 123ru.net



Архангельск

Архангельские любители чир спорта показали красоту грации на чемпионате Поморья



Мир

Названы самые простые способы попасть в Грецию: оказалось, что россияне вполне могут получить туда визу и отдохнуть там






Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Нурлата — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Нурлата или других населённых пунктов Татарстана мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Нурлате можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа в Нурлате и Татарстане






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Нурлата и Татарстана. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Нурлата — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в Татарстане
Татарстан

Депутат Госсовета Татарстана Тахир Хадеев: Мы — дети и внуки победителей





Путин в Татарстане
Татарстан

Более 420 тыс. татарстанцев проголосовали за парки и скверы для благоустройства


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Польский судья Шмидт попросил защиты у Лукашенко и политического убежища в Белоруссии




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в Татарстане


Здоровье в Татарстане


Частные объявления в Нурлате, в Татарстане и в России






Загрузка...

Загрузка...



Тимати

Невеста Тимати ответила на слухи о пластике ягодиц



Нурлат

Алексей Песошин представил исполняющего обязанности руководителя исполкома Пестречинского района

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net