ЙӨРӘКЛӘР ИГЕЛЕК ДИП ТИПСЕН
Җылы сүз, кайгырту, ягымлы караш... Әлеге гап-гади нәрсәләр кайчагында сүнеп баручы йөрәкләрдә яшәү
дәрте уятырга, көч бирергә сәләтле. “Бердәм Россия” партиясе Нурлат җирле бүлекчәсенең “Игелекле
йөрәк” проекты нәкъ менә игелек өләшү һәм яшь буында
мәрхәмәтлелек тәрбияләүгә юнәлдерелгән дә.