Новосибирскида «Супер әби-2021» өлкә онлайн-конкурсы узды
(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). Новосибирскиның өлкә татар мәдәни үзәге «Супер әби-2021» онлайн-конкурсын оештырды. Бу хакта җирле «Ак калфак» оешмасына сылтама белән Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә. Бәйгедә Новосибирск өлкәсенең төрле авылларыннан һәм Новосибирск шәһәреннән барлыгы 7 әби катнашкан. Катнашучылар видеоролик форматында иҗади программа әзерләгәннәр. Видеода алар үзләре белән таныштыра, иҗади номер тәкъдим итә, татар ашларын пешерүдә осталыкларын күрсәтә.