Яңа ел каникуллары вакытында Мәскәүдән Казанга өстәмә поездлар йөриячәк
(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). 2020 елның 25 декабреннән 12 гыйнварына кадәр Мәскәүдән Казанга өстәмә поездлар йөри башлаячак. Бу хакта Россия тимер юллары матбугат хезмәте хәбәр итә.
Яңа ел һәм Раштуа каникулларында Мәскәүдән Санкт-Петербург, Адлер, Новороссийск, Архангельск, Казан, Ижевск, Киров, Самара, Уфа, Пенза, Чиләбе, Оренбург һәм башка шәһәрләргә өстәмә поездлар йөриячәк.
«Өстәмә поездлар иң кирәкле маршрутларда барлыкка киләчәк, - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә. - Сәфәрләргә сорау зур булса, поездлар составына өстәмә вагоннар да кертергә мөмкин».
Пассажирларның иң кызу агымы 27 һәм 28 декабрьдә, шулай ук 2020 елның 7 һәм 8 гыйнварында булыр дип көтелә.