Новокузнецк шәһәренең «Чулпан» мәчетендә балалар өчен азан бәйгесе булды
(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Новокузнецк шәһәренең «Чулпан» мәчетендә балалар һәм яшүсмерләр арасында азан әйтү буенча бәйге узган. Россия мөселманнары Дини җыены сайтында хәбәр итүләренчә, бәйгедә мәчет каршындагы якшәмбе мәктәбенең 19 укучысы катнашкан. Шәкертләрнең һәркайсы азанны аерым укыган, шулай ук җәмәгать белән укуда да катнашкан. Жюри карары буенча беренче урын Үмәр Дәүләтовка, икенче урын Әнәс Сәлимовка бирелгән. Өченче урынга Йосыф Зөбәйдов чыккан, диелгән хәбәрдә.