Байкал аръягы мөселманнары Болгарда Ислам кабул итүнең 1100 еллыгына әзерләнә
(Казан, 24 март, «Татар-информ»). Чита шәһәрендә Байкал аръягы крае губернаторы Александр Осипов Байкал аръягы мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, имам-мөхтәсиб Алмаз Сәлахов белән очрашты. Дин эшлеклесе төбәк башлыгына Идел буе Болгар дәүләте халыклары Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында төбәктәге чаралар планын тәкъдим итте һәм аның ярдәменә өметләнүен әйтте. Байкал аръягы краеның мөселман җәмгыяте чаралар планын әзерләгән. Могоча һәм Нерчинск шәһәрләрендә, шулай ук Яңа Чара бистәсендә мәчетләр төзелә... Читать дальше...