Другие новости Нефтекамска и Башкортостана на этот час
Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


<
>

Үз өеннән куылган Миңҗиһан - «Хезмәт даны»

Үз өеннән куылган Миңҗиһан - «Хезмәт даны»

Кечкенә генә Иске Оча авылы шәһәрнең тузанлы юлларыннан шактый еракта урнашкан, шуңа күрә миңа монда аяк астындагы кар катламы да аеруча катырак шыгырдый кебек тоелды. Әлеге торак пунктка якынча 300 ел, 58 йортта 213 кеше гомер кичерә. Авылда ике азык-төлек кибете, клуб, мәктәп һәм китапханә халыкка хезмәт күрсәтә. «Хезмәт даны» газетасы шул хакта яза . Гадәти генә башланган язмыш Гордеевлар гаиләсенең матур йорты урам башында урнашкан. Бусагада хуҗабикә Римма апа каршы алды, бүлмәдә әби үзе көтә. Ләкин язмам героен әби дип әйтеп тә булмый, 83 яшьтә булуына карамастан, ул үзенең мөлаемлыгын югалтмаган, хәтере дә яхшы. Беренче карашка, әби балалар фильмнарындагы әкиятчене хәтерләтте: моңлы тавышы белән әкрен генә тормыш йомгагын сүтә башлады. Дөрес, аның тормыш сюжеты теләсә нинди әкиятләрдән дә катлаулырак. — Нәрсә дип әйтим соң сезгә? — дип, өлкән яшьтәге әңгәмәдәшем сөйләшүне әнә шулай башлады, шунда ук кытыршы куллары белән күз яшьләрен сөртеп алды. Бүлмәне күңелсез тынлык биләде. Дөресен генә әйткәндә, гомерендәге катлаулы вакыйгаларны хәтерендә кабат яңартырга мәҗбүр иткән өчен, үземә дә бик уңайсыз булды. Шул чак әңгәмәнең җебен Римма апа эләктереп алды: «Син баштан ук сөйлә: кайда тудың, ничек кияүгә чыктың, Казахстанда яшәдең…» — диде ул, һәм әңгәмәбез бераз җанланып китте. — Мин 1936 елда Алабуга районының Әхтиял авылында тудым. Балачак һәм яшьлек елларым шунда үтте. Без гаиләдә тугыз бала идек, дүртесе сабый чагында ук вафат булды. Күрше Сарсаз авылыннан Мөдәрис исемле егеткә кияүгә чыктым. Аның белән Казахстанга чыгып киттек. Илнең төрле төбәкләреннән килүчеләр аз түгел иде, әмма барысы белән дә дус яшәдек һәм эшләдек. Мине үзләренчә Маша дип йөрттеләр. Паспорт буенча исемем — Әминә. Тик күземдә миңем булу сәбәпле, әбием мине Миңҗиһан дип атаган. Кырык елдан артык бергә яшәдек. Тик менә Ходай безгә балалар бирмәде. Шулай итеп, чит җирләрдә ун ел һәм җиде ай гомеребез үтеп китте, — дип искә ала яшьлек елларын Миңҗиһан апа. — 1973 елда Можгага кайттык, анда машина ремонтлау заводына эшкә урнаштык. Башта туганнар янында яшәдек, аннары үз йортыбызны булдырдык. Ә 66 яшендә Мөдәрис бакыйлыкка күчте, мин ялгыз калдым. Бер картлык тарихы Озакламый Миңҗиһан апа янәдән бәхетен сынап карарга була һәм икенче тапкыр кияүгә чыга. Ул язмышын яшь чагыннан ук таныш булган Фаиз исемле ир-ат белән бәйли. Аның сүзләренә караганда, ул да бу тормышта авырлыкларны күп күргән: хатынын, кызын җирләгән, оныгын тәрбияләгән. Алар ирле-хатынлы Нефтекамск шәһәрендә ун ел һәм биш ай гомер итәләр. Аннары Фаиз абый 80 яшендә вафат була. Шул вакыт өлкән яшьтәге хатын-кыз да кирәксезгә әйләнә. Чит кеше турында кем кайгыртырга теләсен инде?! Шуңа күрә иренең улы әбине кире Можгага кайтарып куя. Биредә ул үзенең йортында төпләнеп калган апасының кызлары янында гомер көзен уздырырмын, дип уйлый. Тик әби генә туганнарының планына керми. — Мин Башкортостанда вакытлыча гына теркәлеп тордым, ә документ буенча төп яшәү урыным Можгада иде. Берничә айга бер тапкыр пенсия алырга шунда кайттым. Өемдә апамның кызы яшәде, «Запорожец» машинасын калдырдым, акча белән дә ярдәм итеп тордым. Бабай авырып киткәч, биш ай буе кайта алмадым, — дип искә ала ул. — Шул вакыт минем пенсиянең бер өлешен кисеп, «Хезмәт ветераны» исеме өчен түләнә торган ташламалардан мәхрүм иткәннәр. Йортны бүләк итеп биргән кебек ясап, миннән башка гына рәсмиләштереп тә куйганнар. Ә мин үз йортыма кайткач, алар, кулларын җәеп, апа, урын юк, кайда йокларсың инде, диделәр. Бездә туганнарны кайгырту, өлкәннәрне карау, тәрбияләү, ә аннары хөрмәтләп соңгы юлга озату — күркәм гадәтләрнең берсе. Әмма ни өчен картлык көнендә Миңҗиһан апаның сеңелләренә кирәксезгә әйләнүен әйтүе кыен. Аның фикеренчә, туганнары бары тик квадрат метрларны бүлешергә теләмәгән. Әби өч ай апасы янында гомер итә. Начар яшиләр, апасы һәрвакыт ризасызлык белдереп тора. — Нишләп сез башка туганнарыгызга кыен хәлдә калуыгыз турында сөйләмәдегез? — дип кызыксынам. — Кемгә чит кеше мәшәкатьләре кирәк соң?! — диде әби кыска гына. Ә аннары дәвам итте: — 26 декабрьдә апам миңа киенергә кушты, урманга чыршы алып кайтырга барабыз, диде. Посадка безнең йорт артында гына иде. Мин бернидән дә шикләнмәдем. Әле кайтканда кибеткә керермен дип, үзем белән акча да алдым, — дип, күз яшьләре белән искә алды ул көнне. Алга таба әби сөйләгәннәрдән тәннәр куырылып куя. Урманга дигән җирдән — диспансерга Өйдән чыгуга әбине ишегалдында ашыгыч ярдәм машинасы һәм полиция хезмәткәрләре каршы ала. Ак халат кигән кешеләр, тиз арада аны эләктереп алып, машинага утырталар. Әбинең ярдәм сорап кычкырган тавышына апасының исе дә китми. Шулай итеп, Миңҗиһан апа Можгадан ерак түгел урнашкан психоневрология диспансерына барып эләгә. Аның әлеге дәваханәдә күргәннәрен сөйләп бетерерлек кенә түгел. Әби әле дә бу вакытларны күз яшьләре белән искә ала. — Китерделәр мине, акча, алтын алка, сәгатьне салдырып алдылар. Палатада халык күп иде. Һәркемнең үз язмышы, үз тарихы бар. Препаратлар ярдәмендә акылга тәэсир итәргә тырыштылар. Кайвакыт берничә дару алып киләләр, ә мин эчмим, раковинага төкерәм. Тик палатадашларым мине табибка «саттылар». Шуннан соң даруларны алар күзәтүе астында кабул итә башладым, аннары уколларга алыштырдылар, — диде ул диспансерда күргәннәре турында. — Качырга уйламадыгызмы? — дип сорыйм аңардан. — Ничек?! Бу бит җитди учреждение, барысы да ныклы контроль астында, бөтен территория диярлек тимерчыбыклы койма белән әйләндереп алынган, — диде ул. Моңа кадәр әбинең бер тапкыр да сәламәтлегенә зарланганы булмый. Миңҗиһан апа дәваханәдә күпме яткан булыр иде, билгесез, тик ул бер хатын-кыздан шалтыратырга телефонын сорап тора. Ул бу кешенең хәтта кем икәнен дә белми. Бәлки берәрсенең хәлен белергә килүче булгандыр, дип уйлый. Шул вакытта ул күршесенең шәһәр номерын җыя һәм үзе белән ниләр булганын кыскача сөйләп бирә. Күршеләре исә Миңҗиһан апа шалтыратканчы ук аның берничә көн күренмәвен сизеп алган булалар, сеңелләреннән әби турында сорашалар. Алардан «Әлегә дәваханәдә» дигән җавап алалар. Ә әби шалтыраткач, күршеләре, шау-шу күтәреп, җәмәгатьчелекне җәлеп итәләр, хәтта Россия телевидениесендәге бер тапшыруга да мөрәҗәгать итәргә телиләр. Әгәр бер хәл килеп чыкмаса, бу фаҗигале тарихның ничек һәм нәрсә белән тәмамлануын күз алдына да китерүе кыен. Киң күңелле райондашларыбыз Иске Оча авылында яшәүче Римма һәм Дмитрий Гордеевларда яңа гаилә әгъзасы барлыкка килү очраклы түгел. Чөнки Римма апа аңа кадәр дә биш елга якын иренең авыру туганын караган. — Ул вафат булгач, безгә бик моңсу булып калды, тату яшәдек бит, — ди ул. Бервакыт, Можга районында кунакта булганда, кызлары Оляның ире ягыннан туганы көтелмәгән чыгу юлын тәкъдим итә. Ул үзе эшләгән диспансерда якыннары янына «сыймаган» бер әбинең ятуы турында сөйли. Ә берничә көннән ирле-хатынлы Гордеевлар, әбине алырга дип, дәвалау оешмасына килеп тә җитәләр. — Без Миңҗиһан апа артыннан килдек, дип аңлаттык. Сез аңа кем буласыз, диләр, ерак туганнары, дидек һәм аны үзебез белән алып кайтып киттек. Өйдә кунакка әзерләнгән бүлмәне күрсәттек, кибеттән кием-салым һәм башка кирәк-яраклар сатып алдык. Соңрак безгә әбинең Можгадагы туганнары шалтыратты, күрәсең, аны нинди гаиләгә алганнарын беләселәре килгәндер инде, тик безнең сөйләшү бик кыска булды. Соңрак, әбинең әйберләрен алырга баргач, алар белән күрешергә туры килде. Тик безгә әйберләрне участок инспекторы катнашында расписка белән генә бирделәр. Мондый хәлне үз тормышымда күргәнем юк иде, — диде 53 яшьлек Римма апа. Миңҗиһан апа Гордеевлар гаиләсенә бик рәхмәтле. Алар мине туганнары кебек кайгырталар, игътибарларын кызганмыйлар, ди. Үзе исә тормышындагы күңелсез хәлләр турында уйламаска тырыша, бары тик дусларын сагына, еш шалтыратышып торалар икән. Сеңелләрегезнең тормышы белән кызыксынганыгыз юкмы соң, дип сорагач, ул башын гына селкеде. — Бәлки сезнең аларга әйтер сүзләрегез калгандыр? — дим. — Ходай бар, ул барысын да күрә, вакыт килер һәм һәрнәрсәне үз урынына куяр, — дип кыскача җавап бирде әби.

Читайте на 123ru.net

Другие проекты от 123ru.net



Архангельск

Май спрогнозировали россиянам синоптики



VIP

Консультации. Составление Договоров. Присутствие Продюсера при заключении договоров и переговорах. Лекции. Переговоры. Встречи и Обсуждения.




Українські новини

Депутат Миколаївської облради Кормишкін вперше опублікував своє весільне фото



Новости 24 часа

Шапки женские на Wildberries — скидки от 398 руб. (на новые оттенки)



Game News

You may be kicking yourself for deleting Destiny guns that are all of a sudden viable again, but one of the game's biggest YouTubers has been Marie Kondo-ing his friends' arsenals on camera for years



Нефтекамск

В красивую дату 24 апреля в Башкирии оформили брак более 300 пар



News Every Day

13 Crops You'd Be INSANE Not To Plant in May



Настроение

"Банда четырех" против демократии



Нефтекамск

В Нефтекамске ДПС задержала дрифтера с надписью "Ищу ДПС" на стекле машины



Сергей Брановицкий

Рассылка Песни или Музыки на все Радиостанции России, СНГ и Мира, а также по всем СМИ России.



Нефтекамск

Жительница Нефтекамска оставила открытой свою машину и авто угнали



Рафаэль Надаль

Теннисист Надаль навестил в больнице 16-летнюю российскую теннисистку Корнееву



Уфа

Тренер Колыванов: у бразильцев "Зенита" не горят глаза



Пулково

В Пулково прокомментировали запрет на упаковку багажа в пищевую пленку



Симферополь

В Краснодаре наградили победителей конкурса детской казачьей песни



Нефтекамск

Башкирский самокатчик нокаутировал мужчину, угрожавшего соседям отверткой



Башкортостан

Радий Хабиров рассказал о развитии туризма в Башкирии



Москва

Тарифы ЖКХ вырастут в России



Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Нефтекамска — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Нефтекамска или других населённых пунктов Башкортостана мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Нефтекамске можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа в Нефтекамске и Башкортостане






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Нефтекамска и Башкортостана. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Нефтекамска — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в Башкортостане
Башкортостан

В Бижбулякском районе Башкирии засняли сурков





Путин в Башкортостане
Башкортостан

Садовые товарищества Башкортостана смогут подключать газ по госпрограмме


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

«Набей им морду, покажи им, что ты настоящий белорус». Лукашенко о поездке спортсменов на Олимпиаду




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Цинизм зашкалил: Елена Зеленская повеселилась в Киеве с герцогиней Эдинбургской


Навальный в Башкортостане


Здоровье в Башкортостане


Частные объявления в Нефтекамске, в Башкортостане и в России






Загрузка...

Загрузка...



Анастасия Ивлеева

Анастасия Ивлеева удалила из Instagram все фотографии и видеоролики



Нефтекамск

За сутки жители Башкирии отдали мошенникам почти 5 млн рублей

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net