Тарихта шундый шәхесләр була: алар, инде күптән гүр иясе булса да, һаман да халык хәтерендә яшәвен дәвам итә. Юк-юкта аларны искә төшерәләр, шуларга бәйле ниндидер легендалар сөйләп алалар. Шундый шәхесләрнең берсе, һичшиксез, Юрий Борисович Левитандыр. Аның хакында миңа да байтак сүзләр ишетергә туры килде. Кайсылары дөрес, кайсылары юк, дигәндәй. Чынлыкка туры килмәгәннәре дә байтак булса кирәк. Шулай икәнлеген каян беләсең, дип сорасагыз, күпләрдән аермалы буларак, миңа аны күрү, хәтта үзе белән азмы-күпме аралашу да насыйп әйләде. Читать дальше...