Туй алдыннан кәләшнең паспортын эт чәйнәп ташлагач, 40 минутта яңа паспорт ясаганнар
Мурманск шәһәрендә миграция хезмәте вәкилләре 40 минут эчендә бер кызга яңа паспорт ясап биргән. Алар кыз кияүгә чыгарга өлгерсен өчен тырышкан. Туй көнендә кәләшнең паспортын эт чәйнәп бетергән булган. Бу турыда өлкә буенча Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте. Анастасия һәм Василий Балуевлар язылышу тантанасына әзерләнә. Чара 14.00 сәгатькә билгеләнгән була. Моңа кадәр кәләш паспортын тумбочка өстенә куеп калдыра һәм кибеткә чыгып китә. Шул чакта Конор исемле эт кызның паспортын чәйнәп ташлый. Читать дальше...