Казанда чит ил машинасы юл аша чыккан хатын-кыз белән баланы бәрдергән
(Казан, 1 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанның Можайск урамында чит ил машинасы юл аркылы чыгып барган хатын-кыз белән баланы бәрдергән. Видеорегистраторга эләккән әлеге видео социаль челтәрләрдә чыкты. «Татар-информ»га шәһәрнең Дәүләт автомобиль инспекциясендә сөйләүләренчә, авария кичә кичке алтылар тирәсендә, Горьковский шоссесының 35/1 нче йорты янында булган. Якынча фаразлар буенча, Peugeot автомобиленең 61 яшьлек йөртүчесе юлны тиешсез җирдә чыккан хатын-кыз белән баланы бәрдергән.
«Авариядә 8 яшьлек малай зыян күргән. Имгәнгән баланы хастаханәгә алып киткәннәр», — диделәр ЮХИДИ хезмәтендә.